Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 21 мартындагы 456-р номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә, 2016 елның 21 мартыннан 10 июненә кадәр социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алу буенча республика конкурсы (алга таба – Конкурс) оештырыла.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2016 елның 21 мартыннан 19 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420044, Казан ш., Волгоград ур., 47, элемтә өчен телефон номерлары: (843) 557-21-47, 557-21-21, 557-20-99.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат Министрлык сайтының (www.mtsz.tatarstan.ru) «Конкурслар» бүлегендә түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/2016-god-951937.htm.