Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2016 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia милли чемпионат финалына командаларны әзерләү дәвам итә, чемпионат 23-27 май көннәрендә Красногорск шәһәрендә уздырылачак.
Татарстанның бердәм коллектив экспозияциясен булдыруда «Элепс» ФҖФ ҖЧҖ, «Эйдос-медицина» ҖЧҖ, «Татхимфармпрепараты» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Җигүле транспорт белән ташу һәм атланып йөрү турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты буенча гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.
Социаль эшкуарлар бизнес-инкубатор форматында проектларны алга этәрүгә мәгълүмати һәм консультацион ярдәм алалар. Бу очракта партнер компания хезмәткәрләре социаль эшкуарларның остазлары булачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык кысаларында 2016 елның 23 апрелендә үткән гомумшәһәр өмәсендә актив катнаштылар.
2016 елның 23-24 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре 6нчы спартакиадасы кысаларында волейбол буенча финал уеннары узды. Уеннар Олимпия системсы (җиңелгән команда уеннан чыга) буенча үткәрелә.
2015 елда Россия Федерациясе «Бизнесны алып бару 2015» Бөтендөнья банкы рейтингында 11 позициягә күтәрелеп, 51нче урынга менде.
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан КУЭ субъектларыннан сатып алу өлешен арттыру максатларында, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең вәкаләтле органнары тарафыннан туры килүне бәяләү үткәрелергә тиешле төбәк дәрәҗәсендәге заказчылар исемлеге расланды. Әлеге исемлекне раслау турында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге 717-р номерлы күрсәтмәсен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А.Медведев имзалады.
Семинарлар «Дәүләт заказы агентлыгы» ДУП хезмәтләре тарафыннан атна саен чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 11:00 сәгатьтә уздырыла. Семинарларны үткәрү адресы: Казан ш., Мәскәү ур., 55, 4 кат, ТР Икътисад министрлыгы актлар залы.