ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Конференцияне Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты директоры Вадим Живулин алып барды.

2016 елның 27 апрелендә Cоциаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның Республика үзәгендә «2014-2020 елларда Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасының «2017-2020 елларда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм» подпрограммасы проектын тикшерүгә багышланган киңәшмә узды.

Утырышта Казан, Яр Чаллы, Зәй, Яшел Үзән, Буа, Мамадыш шәһәрләрендәге һәм Кама Тамагы муниципаль районындагы бурычлы предприятиеләрдә хезмәт хакын һәм НДФЛ, мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерү фондларына түләүләр буенча урнашкан вазгыять каралды.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев 2016-2018 елларга күпфункцияле үзәкләр базасында «бер тәрәзә»  принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын үстерү планын раслау турында күрсәтмәне имзалады.

Яз һәм Хезмәт көне – 1 Майны һәм Җиңү көне – 9 Майны бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, «Татарстан Республикасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» Дәүләт бюджет учреждениесе филиаллары түбәндәге график буенча эшләячәкләр.

2016 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы фармацевтика сәнәгатен үстерү сораулары буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

2016 елның 26 апрелендә  Россия МКФХ инициативасы буенча «Россия Федерациясе субъектларында Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә кертүнең иң яхшы төбәк тәҗрибәләре» темасы буенча семинар уздырылды. Ул Россия Федерациясе субъектларында Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә кертү проблемаларын  һәм иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен тикшерүгә багышланды.


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Ведомствоара эш итүгә күчү контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерүләр үткәргәндә бизнеска административ йөкләнешне киметергә мөмкинлек тудырачак.

Татарстан Республикасында  муниципаль стратегияләр эшләү буенча үзәкләштерелгән эш оештырылды. Республика муниципаль берәмлекләрендә стратегияләр эшләүгә багышланган эксперт сессияләре үткәрелде.

Мәскәүдә 2016 елның  27 апрелендә Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән  максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы эшче төркемнең чираттагы утырышы уздырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International