Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia милли чемпионат финалына командаларны әзерләүне дәвам итә

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы  Икътисад министрлыгында «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia милли чемпионат финалына командаларны әзерләү дәвам итә, чемпионат 23-27 май көннәрендә Красногорск шәһәрендә уздырылачак.

Дүшәмбе, 24 апрель көнне, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацияле университеты (ИЭУП) бинасында  Like Game бизнес уены үкәрелде. Анда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) ачык төбәк чемпионаты җиңүчеләре чакырылган иде. Уенчыларның максаты – акча һәм активлар формасында булдыра алганча күбрәк капитал туплау. Уен ахырында  «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) ачык төбәк чемпионаты җиңүчеләре шактый зур сумма - 1 400 000 уен сумы туплый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International