Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәгенең «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрофинанс оешмасы экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектларының «Сәламәтлек саклау - TIHE 2016» 21нче Халыкара күргәзмәсендә катнашуын оештырды. Әлеге күргәзмә 2016 елның 19-21 апреле көннәрендә Үзбәкстан Республикасы башкаласы Ташкентта уздырылды. Татарстанның бердәм коллектив экспозияциясен булдыруда «Элепс» ФҖФ ҖЧҖ, «Эйдос-медицина» ҖЧҖ, «Татхимфармпрепараты» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.