Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Җигүле транспорт белән ташу һәм атланып йөрү турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты буенча гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.
Закон проекты җигүле транспорт чараларын куллануның хокукый нигезләрен билгеләүгә һәм җигүле транспортны кулланучы гражданнарның хокукларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Анда Россия Федерациясе вәкаләтләре, Россия Федерациясе субъектлары вәкаләтләре, һәм шулай ук җирле үзидарә органнарының әлеге өлкәдәге вәкаләтләре билгеләнә, җигүле транспортны теркәү һәм җигүле транспорт белән ташу эшчәнлеген гамәлгә ашыруга рөхсәт бирү мәсьәләләре хәл ителә.