2015 елда Россия Федерациясе «Бизнесны алып бару 2015» Бөтендөнья банкы рейтингында 11 позициягә күтәрелеп, 51нче урынга менде.
Россия, КАР (73нче урын), Кытай (84нче урын), Бразилия (120нче урын) һәм Һиндстанны (142нче урын) узып, БРИКС илләре арасында 1нче урынны алды.
Россия Федерациясе Бөтендөнья банкы хисабында исәпкә алына торган реформалар саны буенча илләрнең беренче бишлегенә керә, шул ук вакытта гомумән алганда дөньяда бары тик 12 илдә генә 4 һәм аннан да күбрәк реформа гамәлгә ашырыла.
2015 елда Россия ике юнәлеш буенча дөнья рейтингында ун иң яхшы ил арасына керә: «милекне теркәү» (8нче урын) һәм «контрактларның башкарылуын тәэмин итү» (5нче урын).