Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасының гомуми зачетында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы волейбол буенча 3нче урынны тотып тора

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

2016 елның  23-24 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре 6нчы спартакиадасы кысаларында волейбол буенча финал уеннары узды. Уеннар Олимпия системсы (җиңелгән команда уеннан чыга) буенча үткәрелә.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы финалның 1/8ендә   Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе командасын отты, ә финалның 1/4ендә кискен көрәштә Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе командасына җиңелде.

Спартакиаданың гомуми зачетында  ярышларның өч төре йомгаклары буенча беренче урынны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты командасы алды. Икенче урында – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты командасы. Өченче урынны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы били.

Булачак ярышлар җиңел атлетика буенча майда уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International