Конкурсның максаты – балачакка кагылышлы социаль проблемаларга битараф булмаган кыю һәм иҗади лидерларны әлеге проблемаларны инновацион юллар белән чишүгә җәлеп итү.
Социаль эшкуарлар бизнес-инкубатор форматында проектларны алга этәрүгә мәгълүмати һәм консультацион ярдәм алалар. Бу очракта партнер компания хезмәткәрләре социаль эшкуарларның остазлары булачак.
Дүрт социаль эшкуар җиңүче була. «Үзгәрешләрне каршылап» фонды аларның һәркайсын проектка ярдәм максатында бер ел дәвамында 1,2 млн сум күләмендә беренчел фнанслар белән тәэмин итәчәк.
Конкурста катнашучыларны теркәү 2016 елның 14 июненә кадәр дәвам итәчәк.
Тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырылган: http://www.fond-navstrechu.ru/