Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан КУЭ субъектларыннан сатып алу өлешен арттыру максатларында, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең вәкаләтле органнары тарафыннан туры килүне бәяләү үткәрелергә тиешле төбәк дәрәҗәсендәге заказчылар исемлеге расланды. Әлеге исемлекне раслау турында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге 717-р номерлы күрсәтмәсен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А.Медведев имзалады.
Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органнары 2016 елның 1 маеннан төбәк дәрәҗәсендәге 135 конкрет заказчыга карата туры килүне бәяләү үткәрәчәк.