РФ Дәүләт Думасына кайбер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне алу процедурасын гадиләштерү турында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән закон проекты кертелде.
РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән 515нче карарны имзалады. Документ кинематографка ярдәм күрсәтүгә субсидияләр бирү тәртибе турында.
РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россия фәнни-технологик үсеш стратегиясен стратегик планлаштыру документларына кертү турында закон проектын Дәүләт Думасына карауга тапшыру турында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән күрсәтмәгә кул куйды.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Россия Федерациясе Торак кодексына һәм РФнең башка закон актларына (лицензия таләпләрен бозган өчен идарәче оешмаларның җаваплылыгын кырысландыру өлешендә) үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектына карата җайлау йогынтысын бәяләү буенча тискәре бәяләмәсен бастырды.
Россия Президентының яңа махсус икътисадый зоналар (МИЗ) төзүне туктату турындагы карары дөрес һәм Татарстанга йогынты ясамаячак. Бу турыда журналистларга Татарстан Республикасы Президенты РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов рәислегендә ТР Хөкүмәт йортында уздырылган киңәшмәләр узганнан соң белдерде.
Татарстан Республикасын дөньяның 140 иле белән сәүдә мөнәсәбәтләре бәйли, узган ел экспорт күләме 11,4 млрд АКШ долларын тәшкил итте, экспорт күләме буенча Татарстан илдә бишенче позицияне били, ә Идел буе федераль округында беренче урында тора. Әлеге мәгълүматны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чимал булмаган экспортка ярдәм һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү сорауларына багышланган киңәшмәдә китерде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2016 елның 8-9 июне көннәрендә Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдә стратегик планлаштыру сораулары буенча эшче төркемнең чираттагы утырышлары уздырылды. Утырышларны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов алып барды.
2016 елның 26 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Россия Федерациясе Салым кодексының 333.35 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты каралды һәм хупланды.
2016 елның 2 июнендә Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 7 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты каралды һәм хупланды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 1 июнендәге 1078-р номерлы карары белән «Шәһәр төзелеше эшчәнлегендә хокукый җайлауны камилләштерү һәм төзелеш өлкәсендә эшкуарлык климатын яхшырту» турындагы чаралар планына («юл картасына») үзгәрешләр кертелде.