Рөстәм Миңнеханов: Россиядә нәтиҗәләр бирерлек берничә икътисадый зона төзергә кирәк

2016 елның 10 июне, җомга

Россия Президентының яңа махсус икътисадый зоналар (МИЗ) төзүне туктату турындагы карары дөрес һәм Татарстанга йогынты ясамаячак. Бу турыда журналистларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов рәислегендә ТР Хөкүмәт йортында уздырылган киңәшмәләр узганнан соң белдерде.

«Икътисадый зоналар төзү без көткән нәтиҗәне бирмәде. Минем карашка, илебездә нәтиҗә бирерлек берничә җитди икътисадый зона төзергә кирәк», - диде Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International