РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән 515нче карарны имзалады. Документ кинематографка ярдәм күрсәтүгә субсидияләр бирү тәртибе турында.
Имзаланган документ белән, кинематографиягә ярдәм максатында, «Россия мәдәнияте» ФМП федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре белән тулыландырылды.
Кинематография оешмаларына субсидияләр Россия Мәдәният министрлыгы һәм субсидия алучы арасында төзелгән килешү нигезендә бирелә.