Татарстан Республикасын дөньяның 140 иле белән сәүдә мөнәсәбәтләре бәйли, узган ел экспорт күләме 11,4 млрд АКШ долларын тәшкил итте, экспорт күләме буенча Татарстан илдә бишенче позицияне били, ә Идел буе федераль округында беренче урында тора. Әлеге мәгълүматны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чимал булмаган экспортка ярдәм һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү сорауларына багышланган киңәшмәдә китерде.
Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында узды, аны Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов алып барды.