2016 елның 26 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Россия Федерациясе Салым кодексының 333.35 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты каралды һәм хупланды.
Закон проекты тарафыннан Салым кодексыннан дәүләт пошлинасын түләгәндә киметү коэффициентын куллану өчен күрсәтелгән хезмәт нәтиҗәсен электрон формада алуның кирәклеге турындагы таләпне юкка чыгарырга тәкъдим ителә.
Закон проекты Дәүләт Думасына 2016 елның 4 июнендә кертелде. Федераль закон проекты белән сылтама буенча барып танышырга була.