Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2016 елның 8-9 июне көннәрендә Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдә стратегик планлаштыру сораулары буенча эшче төркемнең чираттагы утырышлары уздырылды. Утырышларны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов алып барды.
Утырышларда Татарстан Республикасының Азнакай, Актаныш, Буа, Биектау, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Тукай һәм Ютазы муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре тәкъдир ителде.