Икътисадый үсеш министрлыгы лицензия таләпләрен бозган өчен идарәче оешмаларның җаваплылыгын кырысландыру турында закон проектына карата фикерләрен белдерде

2016 елның 11 июне, шимбә

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Россия Федерациясе Торак кодексына һәм РФнең башка закон актларына (лицензия таләпләрен бозган өчен идарәче оешмаларның җаваплылыгын кырысландыру өлешендә) үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектына карата җайлау йогынтысын бәяләү буенча тискәре бәяләмәсен бастырды.

Акт проекты белән, РФ Торак кодексына һәм РФ Административ хокук бозулар кодексына лицензия таләпләрен күтәрүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертү күз уңында тотыла. Икътисадый үсеш министрлыгы җайлауның әлеге ысулы ярдәмендә проблеманы хәл итүне нигезле дип саный, әмма игътибарны кайбер хилафлыклар барлыгына җәлеп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International