Россия эшкуарлыгы көне — илебездә үткәрелүче иң яшь һөнәри бәйрәмнәрнең берсе. Әлеге бәйрәм илебезнең эшлекле даирәсе вәкилләренең социаль бурычларны хәл итүдә һәм икътисадны үстерүдәге роленең җәмәгатьчелек тарафыннан танылуын күрсәтә.
Хәзерге вакытта Мәскәү янындагы Красногорск шәһәрендә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) 4нче Милли чемпионат финалы бара. Анда 8 команда көч сынаша: Мәскәү командасы, Мәскәү өлкәсе командасы, Владивосток командасы, Красноярск крае командасы, Чиләбе командасы, Татарстан Республикасы командасы.
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) юридик һәм фактик адресының үзгәрүен хәбәр итә. 2016 елның 24 маеннан Фонд түбәндәге адрес буенча урнаша: 420111, ТР, Казан ш., Мәскәү ур., 55. Элемтә өчен телефон номерлары: 293-01-58, 293-25-23, 293-16-94.
2016 елның 24 маенда Мәскәү шәһәрендә Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт (Роспатент) тарафыннан «Граждан-хокук әйләнеше хокукларын интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә җәелдерү» темасына беренче коллегия уздырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП белән берлектә, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен яңа smb.tattis.ru мәгълүмат порталын эшләде.
Идел буе федераль округыннан конкурста Татарстан Рспубликасы командасы чыгыш ясаячак. Катнашучыларга Татарстан Республикасының һәм бөтен Идел буе федераль округының намусын якларга туры киләчәк.
«Кластерларны үстерү өчен хезмәттәшлек» III Халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшенең икенче көнендә кластерларны һәм моношәһәрләрне үстерүгә багышланган кайбер түгәрәк өстәлләр һәм утырышлар үткәрелде.
2016 елның 23 маенда Яр Чаллы шәһәрендә «Кластерларны үстерү өчен хезмәттәшлек» III Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Пермь крае Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы арасында 2015 елның 18 декабрендәге килешүгә Өстәмә килешү имзаланды.
2016 елның 23 маенда Яр Чаллы шәһәрендә «Кластерларны үстерү өчен хезмәттәшлек» III Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Моношәһәрләргә дәүләт ярдәме күрсәтү һәм стратегик үсеш механизмнары» темасына түгәрәк өстәл уздырылды.
2016 елның 23 маенда Яр Чаллы шәһәрендә «Кластерларны үстерү өчен хезмәттәшлек» III Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Кластер сәясәте – моношәһәрләрне үстерү драйверы» пленар сессиясе оештырылды. Сессиядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чараның модераторы сыйфатында Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Иван Бортник чыгыш ясады.