Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 1 июнендәге 1078-р номерлы карары белән «Шәһәр төзелеше эшчәнлегендә хокукый җайлауны камилләштерү һәм төзелеш өлкәсендә эшкуарлык климатын яхшырту» турындагы чаралар планына («юл картасына») үзгәрешләр кертелде.
Кертелгән үзгәрешләр белән, атап әйткәндә, сәнәгать төзелеше, җылылык, су белән тәэмин итүгә, кулланылган суны чыгаруга технологик кушылу өлкәсендә административ процедураларны оптимальләштерү карала.