Дәүләт Думасы кайбер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне алу процедурасын гадиләштерү турында закон проектын караячак

2016 елның 13 июне, дүшәмбе

РФ Дәүләт Думасына кайбер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне алу процедурасын гадиләштерү  турында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән закон проекты кертелде.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада күрсәтү механизмнарын үстерү концепциясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планының («юл картасының») 14, 21 пунктларын тормышка ашыру өчен, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүне оештыру турында»  Федераль законның 7нче маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында» ФЗ проекты эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International