2016 елның 3 июлендә «Мәҗбүри пенсия, социаль һәм медицина иминиятенә иминият кертемнәрен теркәү буенча вәкаләтләрне салым органнарына бирүгә бәйле Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» 243-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. Шуның нәтиҗәсендә тагын да күбрәк кеше салым салуның гадиләштерелгән системасын куллана алачак (алга таба – СГС).
Махсус режимга күчү турында хәбәре тапшырыла торган елның тугыз аенда керем 90 миллион сумнан артмаса, СГС куллану хокукын алырга була. Хисап яисә салым чоры нәтиҗәләре буенча 120 млн сумнан артык акча эшләгән затлар әлеге хокуктан мәхрүм ителә. Әлеге нормалар 2017 елның 1 гыйнварыннан үз көчен керә.
Хәзерге вакытта закон буенча лимит 45 млн сум һәм 60 млн сумны тәшкил итә. 2017 - 2019 елларда керемнең чик суммаларын индексацияләү турындагы норманың гамәлдә булуы туктатыла.
Моннан тыш, 2017 елдан төп средстволарның калдык бәяләренең чик зурлыгы 1,5 мәртәбәгә арта. Әлеге сумманы тотып бетергән эшкуарлык субъекты СГСны инде куллана алмый.
Хәзерге вакытта төп средстволарның калдык бәяләренең чик зурлыгы 100 млн сумны тәшкил итә.