РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Рөхсәт ителгән максималь массасы 12 тоннадан арткан транспорт чараларының федераль дәрәҗәдәге гомум куллану автомобиль юлларына китерелгән зыянын кайтару хисабына түләү алу кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» РФ Хөкүмәте карары проектына карата ҖЙБ бәяләмәсен бастырды.
Яңалыкларның асылы шунда: автомобильгә, рәсми оператор булган “Платон” тарафыннан җитештерелгән приборларны гына түгел, функционалы һәм сыйфаты буенча туры килә торган башка җитештерүчеләр эшләгән приборларны да урнаштырырга мөмкин. Икътисадый үсеш министрлыгы әлеге якын килүне концептуаль яктан хуплый. Шулай да җайлау йогынтысын бәяләү турындагы бәяләмә тискәре характерда.
«Без йөк машиналары хәрәкәте турында мәгълүмат теркәү һәм түләүне башкару өчен башка приборларны куллану турындагы карарны бик дөрес дип саныйбыз, бу автомобильләрдә урнаштырылган приборлар санын киметергә яисә яңаларын алуга матди һәм вакыт чыгымнары түкми генә, инде гамәлдәге аппаратураның (мәсәлән, навигаторларның) кирәкле функцияләрен кушып җибәрергә мөмкинлек бирә», - дип аңлатты ҖЙБ нәтиҗәләрен Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты директоры Вадим Живулин. Әмма акт проекты белән тәкъдим ителгән таләпләр системасы гамәлдәге законнарга ярашып бетми, һәм кайбер очракларда төрле приборларны куллану идеясенең үзенә үк каршы килә.