2016 елның 15 июленнән «Күчемсез милеккә һәм аның белән сделкаларга милек хокукына дәүләт теркәве уздыру турында» 1997 елның 21 июлендәге 122-ФЗ номерлы Федераль законны үзгәртү турындагы норма үз көченә керә. Әлеге үзгәрешләр нигезендә күчемсез милеккә хокукның барлыкка килүенә һәм башка затка күчүенә дәүләт теркәве уздырылганлыгы Күчемсез милеккә һәм аның белән сделкаларга хокукның бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРП) өземтә белән расланачак, моңа бәйле рәвештә дәүләт теркәве турындагы таныклыкларны, шул исәптән кабат бирү туктатыла.
Хокукка дәүләт теркәве уздырылуын таныклый торган ЕРГП өземтәсе формасы Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан расланган. Мондый ЕГРП өземтәсе кәгазь формада да, электрон формада да бирелә ала һәм күчемсез милеккә теркәлгән хокукның гамәлдә булуын раслаучы бердәнбер дәлил булып тора.