Мәскәүдә «Халыкара тәҗрибә нигезендә Россия Федерациясе субъектларына инвестицияләр җәлеп итүнең яңа форматлары турында» сорауга багышланган киңәшмә узды

2016 елның 26 июле, сишәмбе

«Яңа пропектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО (алга таба – Агентлык) белән Кино һәм телевидение продюсерлары ассоциациясе  (алга таба – К һәм ТПА) арасындагы хезмәттәшлек кысаларында 2016 елның 25 июлендә Мәскәү шәһәрендә кино өлкәсендәге халыкара тәҗрибә нигезендә Россия Федерациясе субъектларына инвестицияләрне җәлеп итү сорауларына багышланган киңәшмә уздырылды. Чарада К һәм ТПА идарәсе рәисе С.М. Сельнов, «Star Media» компаниясе, «СТВ» кинокомпаниясе, Кинематографистлар берлеге вәкилләре һәм киноиндустрия вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов та катнашты.

Киңәшмәдә төбәк кино- һәм  телеҗитештерүенә инвестицияләр җәлеп итүнең халыкара тәҗрибәсе сораулары, һәм шулай ук  төбәк кино- һәм телеҗитештерүен, төбәк комиссияләрен үстерү һәм төбәк киномәктәпләрен ачу максатларында хезмәттәшлек буенча К һәм ТПАнең тәкъдимнәре каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International