Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе субъектлары белән берлектә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләрен төзү буенча пилот проектны гамәлгә ашыруны дәвам итә.
Пилот проектта катнашучылар составына Россия Федерациясенең 39 субъекты керде, шул исәптән Татарстан Республикасы да.
Июль аенда бизнес өчен КФҮ төзү буенча пилот проектны гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең беренче утырышы үткәрелде. Анда төбәк, әлеге сорауларга катнашы булган ведомстволар, эшкуарлар мәнфәгатьләрен кайгыртучы иҗтимагый берләшмәләр. ««КУЭ» Корпорациясе» АҖ вәкилләре, һәм шулай ук эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Утырыш нәтиҗәләре буенча пилот проекты нәтиҗәләрен бәяләү методикасы расланды.
Методикага караганда, Россия Федерациясе субъектларының пилот проектында катнашуы түбәндәге юнәлешләр буенча бәяләнәчәк:
1. гариза тапшыручыларга хезмәт күрсәтүнең бизнес өчен КФҮтә формалаштырылган инфраструктурасы;
2. бизнес, һәм алар исеменнән эш итүче оешмалар һәм органнар өчен күрсәтелә торган хезмәтләр һәм ярдәм төрләре исемлеге;
3. хезмәт күрсәтү һәм ярдәм төрләре күләме һәм сыйфаты;
4. төбәк дәрәҗәсендә бизнес өчен КФҮне үстерү буенча эшчәнлекне планлаштыру.