Хөкүмәт комиссиясе дәүләт контрактларын 30 көн эчендә түләү турында закон проектын хуплады

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

Закон проектлары эшчәнлеге буенча  комиссия РФ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын хуплады.

Закон проекты заказчыга китерелгән товар, эшләнгән эш, күрсәтелгән хезмәт, контрактны башкаруның аерым этаплары өчен, товарны, эшне, хезмәт күрсәтүне кабул итеп алу турындагы документка кул куйганнан соң, 30 көн эчендә түләү мәҗбүриятен йөкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International