Сәүдә-сәнәгый хезмәттәшлек буенча Россия -Төркия хөкүмәтара комиссиясе эшен яңадан башлады

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

Россия Хөкүмәтенең  Төркия Республикасы белән сәүдә-сәнәгать  мөнәсәбәтләре турында Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән карары имзаланды.

Карар Россия Президентының 2016 елның 30 июнендәге 314нче Указын үтәү йөзеннән әзерләнде. Әлеге Указ белән Россия Президентының «Россия Федерациясенең милли куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм Россия Федерациясе гражданнарын җинаять һәм башка законга каршы гамәлләрдән саклауны тәэмин итү буенча чаралар турында һәм Төркия Республикасына карата махсус икътисадый чараларны куллану хакында» 2015 елның 28 ноябрендәге 583нче Указына үзгәрешләр кертелә. Имзаланган карар белән 583нче Указны гамәлгә ашыру буенча чаралар билгеләүче Россия Хөкүмәтенең 2015 елның 30 ноябрендәге 1296нчы карарына үзгәрешләр кертелә.

Кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә Сәүдә-сәнәгый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия катнаш хөкүмәтара комиссиясе эшчәнлеге яңартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International