2016 елның 21 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында «Норматив хокукый актларның җайлау йогынтысын бәяләү» темасы буенча җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республиксы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге вәкилләре катнашлыгында семинар үткәрелде.
Семинарда Татарстан Республикасында норматив хокукый актлары проектларының җайлау йогынтысын бәяләү процедурасын һәм гамәлдәге норматив хокукый актларга экспертиза үткәрүнең проблемалы сораулары каралды.