ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2016 ел
җомга

Россия Икътисадый үсеш  министрлыгы,  Россия Федерациясе субъектлары белән берлектә,  кече һәм урта эшкуарлык субъектларына хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләрен төзү буенча пилот проектны гамәлгә ашыруны дәвам итә.

 

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышы уздырылды. Ул «Финанс-икътисадый вазгыять һәм оешмалар тарафыннан хезмәт хакларын  түләүгә һәм мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерү түләүләренә караган бурычларны каплау буенча күрелә торган чаралар турында»гы сорауга багышланган иде. Утырышны хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гафаров алып барды.

 


21
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«ИнноКам» территориаль  аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында  2016 елның  17-18 июле көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә берничә киңәшмә үткәрелде. Чарада  Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары А.В.Дворкович һәм Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары А.Ю.Иванов катнашты.

 

Мәскәүдә  «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО (алга таба -СИА) тарафыннан оештырылган Стратегик инициативалар форумы ачылды. Форумда  Россиянең озакка, 2035 елга кадәр исәпләнәгән социаль-икътисадый үсеше концепциясен тәкъдим итәчәкләр.

 

2015 елның 29 декабрендәге 408-ФЗ номерлы Федераль закон буенча КУЭ субъектларының бердәм реестры беренче мәртәбә Федераль  салым хезмәте тарафыннан формалаштырыла башлый һәм 2016 елның 1 августыннан аның рәсми сайтына эленә.

 


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

 2016 елның 20 июлендә Санкт-Петербург Эшкуарлыкны һәм кулланучылар базарын үстерү комитетының әлеге Комитет  рәисе җитәкчелегендәге делегациясе    «КидСпейс»  яшьләр инновацияле иҗаты үзәгендә булдылар.

 

20 июльдә «Идарә итү осталыгы: төбәк командаларын  үстерү» белем бирү программасының икенче модуле старт алды. Программа Россиянең Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе экспертлары тарафыннан Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) белән берлектә эшләнгән.

 


19
июль, 2016 ел
сишәмбе

Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы министрлыкның «Шәхси югары технологияле компанияләр-лидерларга ярдәм итү» өстенлекле проектын тормышка ашыра башлау турында хәбәр итә.

 

«Экспортка кереш: экспорт проектының тормыш циклы. Экспортк юнәлешле предприятиеләргә дәүләт ярдәме» РЭҮ Белем бирү проектының беренче курсы буенча онлайн укытуның беренче нәтиҗәләре билгеле булды.

 

«Иннопром-2016» халыкара сәнәгать күргәзмәсе Екатеринбургта 11-14 июль көннәрендә узды. Инновацияләр форумының быелгы партнеры сыйфатында  Һиндстан чыгыш ясады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International