Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Көндәшлекне үстерү стандарты кысаларында республикада товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр базарына мониторинг үткәрелде.
Электр техникасы җиһазлары базары көндәшлекне үстерү өчен Татарстан Республикасының өстенлекле базары итеп расланды, чөнки ул машина төзелеше тармагының иң перспективалы базарларының берсе булып тора (әлеге тармакта яңа технологияләрне, беренче чиратта, нано- һәм биотехнологияләрне куллануга бәйле рәвештә яңа мөмкинлекләр ачыла).
Әлеге базарга карата уздырылган социологик сораштырулар нәтиҗәләре буенча, сораштырылган респондентларның 14%ка якыны аның торышын 5 баллга бәяли (бәяләү 5 баллы шкала буенча үткәрелә), 26%тан артыгы - 4 баллга, 43%ка якыны - 3 баллга.