2016 елның 12 августында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләренең 2016 елның 1 яртыеллыгы өчен финанс-хуҗалык эшчәнлеге, һәм шулай ук 2016 ел йомгаклары буенча фаразланган нәтиҗәләрне карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды.
Киңәшмә барышында барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга түләүләр, хезмәт хаклары һәм иминият түләүләре буенча бурычларның булуы, предприятиеләрнең финанс нәтиҗәләрен түбәнәйтүгә йогынты ясаган сәбәпләр, һәм шулай ук җитештерүдә травматизмны киметү һәм хезмәт куркынычсызлыгын саклау буенча транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеген яхшырту буенча күрелә торган чаралар тикшерелде. Баланс комиссиясе нәтиҗәләре буенча, юл-транспорт комплексы предприятиеләре эшчәнлегенең финанс нәтиҗәләрен яхшыртуга караган чараларны (маршрут челтәрен киңәйтү, предприятеләрнең кредитларын һәм займнарын кыскарту) үткәрү турында карарлар кабул ителде.