«Яңа пропектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО (алга таба – Агентлык) белән Кино һәм телевидение продюсерлары ассоциациясе (алга таба – К һәм ТПА) арасындагы хезмәттәшлек кысаларында 2016 елның 25 июлендә Мәскәү шәһәрендә кино өлкәсендәге халыкара тәҗрибә нигезендә Россия Федерациясе субъектларына инвестицияләрне җәлеп итү сорауларына багышланган киңәшмә уздырылды. Чарада К һәм ТПА идарәсе рәисе С.М. Сельнов, «Star Media» компаниясе, «СТВ» кинокомпаниясе, Кинематографистлар берлеге вәкилләре һәм киноиндустрия вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов та катнашты.
Закон проектлары эшчәнлеге буенча комиссия РФ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын хуплады.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Рөхсәт ителгән максималь массасы 12 тоннадан арткан транспорт чараларының федераль дәрәҗәдәге гомум куллану автомобиль юлларына китерелгән зыянын кайтару хисабына түләү алу кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» РФ Хөкүмәте карары проектына карата ҖЙБ бәяләмәсен бастырды.
Россия Хөкүмәтенең Төркия Республикасы белән сәүдә-сәнәгать мөнәсәбәтләре турында Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән карары имзаланды.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе субъектлары белән берлектә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләрен төзү буенча пилот проектны гамәлгә ашыруны дәвам итә.
2016 елның 3 июлендә «Мәҗбүри пенсия, социаль һәм медицина иминиятенә иминият кертемнәрен теркәү буенча вәкаләтләрне салым органнарына бирүгә бәйле Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» 243-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. Шуның нәтиҗәсендә тагын да күбрәк кеше салым салуның гадиләштерелгән системасын куллана алачак (алга таба – СГС).
РЭҮнең Белем бирү проекты «Экспортка кереш: экспорт проектының тормыш циклы. Экспорт юнәлешле предприятиеләргә дәүләт ярдәме» курсы буенча көндезге укуларның беренче йомгакларын ясады.
2016 елның 21 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында «Норматив хокукый актларның җайлау йогынтысын бәяләү» темасы буенча җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республиксы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге вәкилләре катнашлыгында семинар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында Тыва Республикасы инвестицияле проектлары исемлеге урнаштырылуы хәбәр ителә.
Татарстан Республикасы белән Тыва Республикасы арасында сәүдә-икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек итү максатларында югарыда аталган исемлек белән түбәндәге сылтама буенча барып танышырга мөмкин.
2016 елның 15 июленнән «Күчемсез милеккә һәм аның белән сделкаларга милек хокукына дәүләт теркәве уздыру турында» 1997 елның 21 июлендәге 122-ФЗ номерлы Федераль законны үзгәртү турындагы норма үз көченә керә. Әлеге үзгәрешләр нигезендә күчемсез милеккә хокукның барлыкка килүенә һәм башка затка күчүенә дәүләт теркәве уздырылганлыгы Күчемсез милеккә һәм аның белән сделкаларга хокукның бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРП) өземтә белән расланачак, моңа бәйле рәвештә дәүләт теркәве турындагы таныклыкларны, шул исәптән кабат бирү туктатыла.