Дәүләт хезмәтләрен күрсәткәндә ведомствоара электрон эш итү тәртибе төгәлләштерелде

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  «Ведомствоара электрон эш итүнең бердәм системасы турында» 2010 елның 8 сентябрендәге 697нче карарына тиешле үзгәрешләр кертелде.

2016 елның 11 августында имзаланган  785нче карар белән Ведомствоара электрон эш итүнең бердәм системасы (ВЭЭС) турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде.  Алар белән ведомствоара гарызнамәнең тиешле органга кергән көне итеп ведомствоара гарызнамә ВЭЭСда гарызнамәләр чиратына куелган көн саналуы билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International