«Югары социаль нәтиҗәлелекле Россия оешмасы» конкурсының эксперт эшче төркеме утырышы узды

2016 елның 16 августы, сишәмбе

2016 елның 15 августында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында  «Югары социаль нәтиҗәлелекле Россия оешмасы»  Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашучыларның гаризаларын карау һәм бәяләү буенча эксперт эшче төркеме  утырышы узды. Утырышны министрның беренче урынбасары, эксперт эшче төркеме җитәкчесе Марат Гафаров алып барды.

Утырышта «Югары социаль нәтиҗәлелекле Россия оешмасы»  Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашу өчен 41 оешмадан алынган гариза конвертлары ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International