Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды үзкөйләүле оешма әгъзасы статусын алды

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

"Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды" Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе «МиР» үзкөйләүле оешма (ҮКО) әгъзасы булды.

 «Финанс базарында үзкөйләүле оешмалар турында» законга ярашлы, бер генә микрофинанс ҮКО  булса да яңа закон таләпләренә туры килә торган үзкөйләүле оешма статусын алган моменттан 180 көн эчендә  микрофинанс оешмалары ҮКОга керергә тиеш. Шулай итеп, «МиР» ҮКОның 2016 елның 10 мартында финанс базарындагы ҮКОның бердәм реестрына кертелүе күчеш периоды тәмамлануның  төгәл срокларын билгеләргә мөмкинлек бирә – барлык МФОлары 2016 елның 6 сентябреннән дә соңга калмый үзкөйләүле оешмаларга кереп бетәргә тиеш булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International