Хөрмәтле кече һәм урта эшкуарлык субъектлары!

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Эшкуарлык субъектларының җиһазлар сатып алуга бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» программасы буенча субсидия формасында дәүләт ярдәмен күрсәтү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсын үткәрү турында игълан итә.

Конкурс сайлап алуларында катнашу өчен гаризалар «Татарстан Республикасы  Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге»  ДКУ тарафыннан  2016 елның  22 августыннан 2016 елның 21 сентябренә кадәр, дүшәмбе – пәнҗешәмбе көннәрендә Мәскәү вакыты белән 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне  9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55 (керү Татарстан Республикасы Гарантия фонды ягыннан).

Конкурс сайлап алулары һәм нәтиҗәләрне игълан итү вакыты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 19 июнендәге 416нчы карарына (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 11 июлендәге 470нче карары редакциясендә) ярашлы рәвештә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International