Мәктәпкә җыенырга ярдәм итәбез

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Инде традицион рәвештә яңа уку елы башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  «Мәктәпкә җыенырга булыш»  акциясе үтте. Әлеге чара кысаларында  балалары беренче сыйныфка керүче  әти-әниләр булган Министрлык хезмәткәрләренә, һәм шулай ук тулы булмаган гаиләләрдә өченче сыйныфка кадәрге бала тәрбияләүче хезмәткәрләргә финанс ярдәме күрсәтелде.

«Күп кенә балаларның тормышында тиздән яңа чор башлана – алар мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Балалар өчен куанычлы әлеге вакыйга гаять җаваплы да — аларның әти-әниләре өчен. Беренче сыйныф укучыларына - укуларында уңышлар, ә аларның әти-әниләренә сабырлык телим, - дип билгеләп үтте Министрлыкның эшләр белән идарәчесе Рәис Шәрәфетдинов.

Финанс ярдәмен профсоюзлар кертемнәре хисабына башкару күз уңында тотылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International