Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин ел саен үткәрелә торган «Талантлар ачу» Җәйге яшьләр мәктәбенең Эшлекле программасы кысаларында «Татарстан: Яшьләр потенциалын, компетенцияләрен үстерү һәм талантлар белән идарә итү буенча республика кластерын төзү өлешләре» стратегик сессиясендә катнашты.
Чара республика яшьләрен икътисад каршында торган бурычлар белән таныштыруның иң яңа нәтиҗәле форматларын эшләүгә һәм яшьләр потенциалын төбәк икътисадына интеграцияләүгә юнәлдерелгән.
«Талантлар ачу» Җәйге яшьләр мәктәбе 21 августтан 28 августка кадәр Яр Чаллы шәһәрендә Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты базасында оештырыла һәм «2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.