Экспортның гомуми күләмендә Россия КУЭ субъектларының чимал булмаган экспорты өлешен арттыру якындагы елларда Россия - Япония хезмәттәшлегенең өстенлекле юнәлешенә әйләнер, дип көтелә. Бу турыда Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Максим Паршин IV Россия - Япония Эшлекле Диалогы кысаларында белдерде.
Паршин сүзләренә караганда, Хабаровскидагы диалог «киңәйтелгән масштабта» үтте: анда РФнең 11 төбәгеннән һәм Япониянең җиде префектурасыннан 130дан артык катнашучы җыелды, шуларның 70е – ике илдән килгән кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре иде.