Муниципаль дәрәҗәдә стратегик планлаштыру сораулары буенча эшче төркем утырышы

2016 елның 2 сентябре, җомга

2016 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында муниципаль дәрәҗәдә стратегик планлаштыру сораулары буенча эшче төркемнең Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы И.М.Гарипов җитәкчелегендәге чираттагы утырышы узды. Утырышта «Татарстан Республикасында агломерацияләрне үстерү турында» Татарстан Республикасы законы проектының төп нигезләмәләре тикшерелде, һәм шулай ук 2016-2021 еллар чорына һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Яшел Үзән  муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре тәкъдир ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International