РФ Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Табигать министрлыгының экологик контроль программасына таләпләр һәм, эшкуарлар тарафыннан төзелеп, әлеге процессларны озата барырга тиешле хисап язулары турындагы боерыгы проектына карата ҖЙБ буенча тискәре бәяләмә бирде.
Боерык проекты «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» федераль законны үтәү йөзеннән эшләнде.
Узган атнада Россия Табигать министрлыгында җайлау йогынтысын бәяләү турындагы бәяләмәне әзерләү процессында акт проектында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан табылган хилафлыклар буенча килештерү киңәшмәсе үткәрелде. Әлеге хилафлыкларны исәпкә алу һәм актны эшләп бетерү турында карар кабул ителмәде.