2016 елның 1 сентябрендә Рөстәм Миңнеханов автошәһәрдә яңа мәктәп, бассейн һәм яр буе ачылышларында катнашты. Аны ТР вице-премьеры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР икътисад министры Артём Здунов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар озата йөрде.
ТР Президентының эш сәфәренең икенче тукталышы Прибрежный микрорайонында 1200 балага исәпләнгән яңа мәктәп ачу булды.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Гренада паркында «Альбатрос» бассейнын ачу тантанасында катнашты. Шулай ук Яр Чаллыга сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Кама» агросәнәгать комплексында да булды.