Икътисадый үсеш министрлыгы аңлатуынча, 44-ФЗ номерлы Закон контрактны өлешчә генә өзеп булуын күз уңында тотмый. Өлешчә өзү дигәндә ведомство аерым йөкләмәләрне юкка чыгару турында килешүне күз уңында тотыла, мәсәлән, аерым бер төрдәге эшләрнең башкарылуы турында.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Көндәшлекне үстерү стандарты кысаларында республикада товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр базарына мониторинг үткәрелде.
2016 елның 12 августында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләренең 2016 елның 1 яртыеллыгы өчен финанс-хуҗалык эшчәнлеге, һәм шулай ук 2016 ел йомгаклары буенча фаразланган нәтиҗәләрне карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды.
2016 елның 29-30 августы көннәрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Закончылык һәм хокук белеме институтында (Мәскәү ш., Большой Харитоньевский тыкрыгы, 24) «2016 елда дәүләт-шәхси партнерлык һәм концессион килешүләрне гамәлгә ашыру тәҗрибәсе» программасы буенча семинар уздырыла.
2016 елның 11 августында Яр Чаллы шәһәрендә, капиталь төзекләндерүдән соң, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 31нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең тантаналы ачылышы уздырылды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан әлеге чарада икътисад министры урынбасары Наталья Александровна Таркаева катнашты.
2016 елның 11 августында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здуновның Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре оештырылды. Ул «Чаллы ФУД» ҖЧҖ, «Чаллы икмәге» АҖ һәм «Haier» суыткычларын җитештерү заводында булды, җирле продукция белән җентекләп танышты.
2016 елның 10 августыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына ярашлы рәвештә, Моношәһәрләрне үстерү фонды белән уртак эшләнгән һәм үткәрелә торган Моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче командаларны өйрәтү буенча һөнәри әзерлек программасының дүртенче модуле старт алды.
Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкта 11-12 август көннәрендә «Яшьләр эшкуарлыгын үстерү – 2016» стратегик сессиясе уза.
Беренче «Export ME» конференциясе 2016 елның 8 сентябрендә Казанда «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумы кысаларында узачак. Конференцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге һәм «Россия экспорт үзәге» АҖ.
«Эшкуарлык фабрикасы» проекты 2016 елның 13-14 августы көннәрендә «Идел» Яшьләр үзәге» Дәүләт автоном учреждениесендә үткәрелергә тиешле җәйге күчмә форумда катнашырга чакыра.
Форумның үзенчәлеге - аның ачык, үзара ышаныч хөкем сөргән атмосферада үткәрелүе. Чараның спикерлары – тәҗрибәләре, эш принциплары һәм яңа казанышлары белән уртаклашырга әзер эшкуарлар һәм экспертлар. Һәр катнашучы чыгыш ясау һәм үз кейсын тәкъдим итү хокукына ия.