ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Инде традицион рәвештә яңа уку елы башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  «Мәктәпкә җыенырга булыш»  акциясе үтте. Әлеге чара кысаларында  балалары беренче сыйныфка керүче  әти-әниләр булган Министрлык хезмәткәрләренә, һәм шулай ук тулы булмаган гаиләләрдә өченче сыйныфка кадәрге бала тәрбияләүче хезмәткәрләргә финанс ярдәме күрсәтелде.

 


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның  8-9 сентябрендә Халыкара мәгълүмат үзәгендә  (Универсиада  Авылы, 35) «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумы уздырыла.

 

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин ел саен үткәрелә торган «Талантлар ачу»  Җәйге яшьләр мәктәбенең Эшлекле программасы кысаларында  «Татарстан: Яшьләр потенциалын, компетенцияләрен үстерү һәм талантлар белән идарә итү буенча республика кластерын төзү өлешләре» стратегик сессиясендә катнашты.

 

Агымдагы елның 25 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының икенче катта урнашкан  актлар залында сәгать 14.00 дә «Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә кертү. Уңай көндәшлекле мохит формалаштыру ысулы буларак биржа мәйданчыгы» темасына киңәшмә үткәреләчәк.

 

 

2016 елның 23 августыннан алып 2016 елның 22 сентябренә хатле НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» Фондның акчалата чараларын депозитка салу буенча банкларга ачык бәйге белдерелә. 


23
август, 2016 ел
сишәмбе

Әгәр сез яшь һәм амбицияле бизнесмен икәнсез һәм сезгә әле 30 яшь тә тулмаган икән, әгәр сез үзегез турында бөтен Татарстанга сөйләргә хыялланасыз икән, әгәр сез идеяләргә бай һәм тәҗрибәгезне башкалар белән уртаклашырга телисез икән, гаризагызны түбәндәге сайтта калдырыгыз: event.bizfabrika.ru.

 

2016 елның  21-23 сентябре көннәрендә  Санкт-Петербуртагы  «ЭкспоФорум» Конгресс-күргәзмә комплексында IX Петербург халыкара инновацияле форумы узачак.

 

Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды (алга таба - Ярдәм фонды)  тарафыннан оештырыла торган «СТАРТ» һәм «УМНИК» программаларында катнашу өчен гаризалар җыю дәвам итә.

 

2016 елның  4-5 октябре көннәрендә  Симферополь шәһәрендә (Кырым Республикасы) «Кырым-2016» IV Инвестицияле-төзелеш форумы (алга таба – Форум)  уздырыла.

 

Хәзерге вакытта  200 һәм 2000 сумлык яңа купюраларның иң яхшы дизайнына игълан ителгән бөтенроссия конкурсының икенче этабы бара. Әлеге яңа акчаларны 2017 елда әйләнешкә кертү планлаштырыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International