Икътисадый үсеш министрлыгы КУЭ буенча өстенлекле проект әзерли

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, КУЭ Корпорациясе белән берлектә, Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Россия Президенты каршындагы Советның беренче утырышында кабул ителгән карарларны үтәү йөзеннән, «Кече бизнес һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм»  проектлы тәкъдимен әзерли. Бу турыда Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Максим Паршин  Казанда узган «Киләчәккә караш» форумында хәбәр итте.

Ул КУЭка ярдәм буенча программ документларның алай күп булмавын да билгеләп үтте. Июнь аенда аларның иң мөһиме  -  «2030 елга кадәр КУЭ Стратегиясе» расланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International