2016 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Export ME» Конференциясен оештырды һәм үткәрде. Әлеге чара Казан шәһәрендә 2016 елның 8-9 сентябре көннәрендә уздырылган «Киләчәккә караш» эшкуарлыкны үстерү форумы кысаларында үтте.
Конференция нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы экспорт юнәлешле предприятиеләре товарны экспортлау өчен кирәкле халыкара сертификатларны үтү һәм аларны алуга бәйле көнүзәк сорауларга җавап алдылар. Шулай ук «World Ideas LAB» ачык диалог кысаларында компанияләргә чит ил базарларына, чакырылган чит ил спикерларына бәйле кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин булды.