ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2016 ел
җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  «Дәүләт контроленең (күзәтчелегенең)  аерым төрләрен оештыруда куркыныч-юнәлешле якын килүләрне куллану һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең аерым актларына үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 17 августындагы 806нчы карары белән  Юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар эшчәнлеген һәм (яисә) алар тарафыннан кулланылган җитештерү объектларын билгеле бер тәвәккәллек категориясенә яки билгеле бер класска (куркынычлык категориясенә) кертү кагыйдәләре расланды, һәм шулай ук куркыныч-юнәлешле якын килүләр кулланыла торган дәүләт контроле (күзәтчелеге) төрләре исемлеге дә расланды.

 


25
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына  Россия Икътисадый  үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан  Евразия икътисадый комиссиясе Советының  «Тимер юл хәрәкәте составы куркынычсызлыгы турында» Таможня берлегенең техник регламентына үзгәрешләр кертү турында»  (ТР ТС 001/2011), «Югары тизлекле тимер юл транспорты куркынычсызлыгы турында» Таможня берлегенең техник регламентына үзгәрешләр кертү турында» (ТР ТС 002/2011),  «Тимер юл транспорты инфраструктурасының куркынычсызлыгы турында» Таможня берлегенең техник регламентына үзгәрешләр кертү турында» (ТР ТС 003/2011) карарлары проектларына карата гавами консультацияләр үткәрү таләп ителүе турында мөрәҗәгать керде.

 

«ОПОРА РОССИИ» Гомумроссия кече һәм урта эшкуарлык иҗтимагый оешмасы,  Төмән өлкәсе хөкүмәте белән берлектә, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы белән уртак  2016 елның  9-11 сентябре көннәрендә  ел саен үткәрелә торган  «Уңышлы эшкуарлар слеты - 2016»  киң колачлы  Федераль бизнес-форумын оештыра.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 26 июлендәге карарына ярашлы рәвештә,  2016 елның 1 августыннан сатып алуларда катнашучы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары  (КУЭС) үзләренең шундый субъект булуларын кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрыннан алынган мәгълүмат белән расларга тиешләр.

 

2016 елның 12 августыннан Евразия икътисадый берлегенә кергән илләр  (Россия, Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан) территорияләрендә    «Натураль мехтан эшләнгән кием предметлары, кием кирәк-яраклары һәм башка эшләнмәләр» товар позициясе буенча товарларны контроль (тәңгәллек) билгеләре белән тамгалауны кертү буенча Гродно шәһәрендә 2015 елның 8 сентябрендә имзаланган пилот проектны 2015-2016 елларда гамәлгә ашыру турында килешүнең үз көченә керүенә бәйле рәвештә,  мех эшләнмәләрне тамгалау әлеге товар позициясе буенча товар әйләнешендә катнашучыларның барысы өчен дә мәҗбүри, шул исәптән җитештерүчеләр, импортерлар, күмәртәләп һәм ваклап сатучылар, комиссионерлар һәм мех базарында башка катнашучылар өчен дә.

 

Пловдив шәһәрендә (Болгария) 2016 елның  29 сентябрендә   «Россия кече һәм урта бизнеска ярдәм агентлыгы» АҖ Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының мәгълүмати ярдәмендә  III Россия-Болгария эшлекле  форумын оештыра.

 

«Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластерлы үсеш үзәге» АКБО каршында оештырылган  машина төзелеше кластерына кергән предприятиеләр   2016 елның 22-25 августы көннәрендә Мәскәү шәһәрендә үткәрелә торган  «MIMS Automechanika Moscow» - 20нче Мәскәү Халыкара  автокомпонентлар һәм запас частьләр күргәзмәсендә катнашачаклар.

 

Россия Федерациясе  Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үзенең  2016 елның 16 августындагы  2857нче  боерыгы белән Татарстан Республикасы азык-төлек кластерының  сәнәгать кластерлары реестрына кертелүен раслады.  Кластер республиканың Агросила компанияләр төркеменә керүче азык-төлек предприятиеләре көче белән һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы  «Кама кластерлы үсеш үзәге» АКБО  ярдәмендә булдырылды.

 

2016 елның 14-15 сентябре көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан  «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы»  ДАУ территориясендә «Цифрлы җитештерү һәм автомобиль сәнәгатенең киләчәге» Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластер форумы уздырыла.

 

Калуга шәһәрендә 2016 елның  6 сентябрендә «2014 – 2020 елларга Россия  фәнни-технологик комплексы үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча тикшеренүләр һәм эшләнмәләр» Федераль максатчан программа кысаларында дәүләт ярдәме чаралары һәм шартлары» темасына Бөтенроссия мәгълүмати-гамәли конференциясе уздырыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International