Акционерлык җәмгыятьләренең профильләренә карамаган активларын сату программаларын карау буенча Ведомствоара эшче төркем махсус исемлектәге 37 АҖнең программаларын тикшерде

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгында  Дәүләт катнашлыгындагы акционерлык җәмгыятьләренең, дәүләт компанияләренең һәм дәүләт корпорацияләренең профильләренә карамаган активларын читләштерү программаларын карау буенча Ведомтвоара эшче төркемнең беренче утырышлары узды. РФ Хөкүмәтенең 91-р карары белән расланган махсус исемлектәге 37 АҖ (РФ аларда 50% акциягә ия) программаларының Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Росимущество белән уртак әзерләнгән методик күрсәтмәләргә туры килүе тикшерелде.

Мондый эш РФ Президенты күрсәтмәләре кысаларында алып барыла. Нәтиҗәләр елына бер тапкырдан да ким булмаган күләмдә Икътисадый анализ һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясенә тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International