Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия конкурсында катнаштыру максатында, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрен сайлап алу конкурсында катнашу өчен гаризалар җыя башлау турында игълан итте.
Гаризаларны кабул итү срогы: 2016 елның 13 сентябреннән 1 октябренә кадәр, сәгать 8.00дән 17.00гә кадәр.
Гаризаларны кабул итү адресы: «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ» ДБУнең Үзәк аппараты, 420054, Казан ш., В.Кулагин ур., 1, 4 кат, каб. 412. Белешмә өчен телефоннар: (843) 222-06-10, 222-06-12.
Конкурс сайлап алуы турында нигезләмәне, КФҮнең конкурста катнашу өчен гариза формасын һәм кирәкле документлар исемлеген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында сылтама буенча барып табарга мөмкин.