2016 елның 8-9 сентябре көннәрендә Казанда узган «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе үзенең рәисе К.М.Байтимеров имзасы белән Резолюция кабул итте.
«Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумының «Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы үсеше 20/30» панель сессиясендә катнашучылар, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге Агросәнәгать комплексының тотрыклы үсеше стратегиясеннән чыгып, шуны билгеләп үттеләр: Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы үсешенең заманча этабының үзенчәлеге булып икътисадның күп укладлылыгы тора.
Панель сессиясендә катнашучылар болай дип саный: ТР АСКның Тотрыклы үсеше стратегиясе 20/30 бурычларыннан чыгып, авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы хуҗалык эшчәнлегенең сан күрсәткечләре сыйфат күрсәткеченә әверелергә мөмкин.
Без галимнәр фикеренә һәм яңа базар шартларында фермерлык үсешенең 25 еллык тәҗрибәсенә таянып, авылны үстерүнең яңа моделе крестьян бергәлеге һәм дәүләт тарафыннан хупланыр, дип ышанабыз һәм өметләнәбез.
Кабул ителде: бертавыштан, 110 катнашучы. 08.09.2016 ел, Казан ш., Универсиада Авылы.